Татарский перевод Ш. Маннура
Источник: Слово о полку Игореве / Пер. [и предисл.] Ш. Маннура. Казань, 1951.
- 1. Яхшы булмас микән безгә, туганнар,
бик борынгы сүзләр белән
башлап китсәк
Игорь Святослав улының
сугышы турындагы
бу кайгылы хикәяне! - 2. Ләкин бу җыр,
Боян уйлаганча түгел,
бу заманча башланачак. - 3. Акылга бай, җырга оста Боян,
әгәр берәр кеше турынта
җырлар тудырырга теләсә, –
ыргылучан булган аның уе:
тиен кебек – агач башларына,
соры бүре кебек – жир буенча,
күк бөркеттәй – болыт асларына. - 4. Хәтерләгән, диләр, Боян
бик борынгы сугышларын бабаларның)
hәм шул чакта
ул җибәрә икән ун лачынын
очып баргач аккош төркеменә:
кайсын лачын куып җитсә кошның,–
шул килгән дә җырлап биргән:
чал карт Ярославны мактап,
hәм черкаслар явы алдында
Редедяны егып салган
батыр Мстиславны мактап.
Святослав улы чибәр Романны мактап. - 5. Юк, туганнар, Боян бит ул
ун лачынын җибәрмәгән
аккош төркеменә каршы, –
Ул узенен тиңсез оета ун бармагын
тибрәлдергән җанлы кылларда,
hәм ул кыллар узләреннән-үзләре
дан жырлаган князьләргә! - 6. Ә без башлыйк, туганнар, бу хикәяне
борынгы карт Владимирдан –
бүгенге яшь Игорьгача;
Игорьдагы гайрәтлелек –
акылын җиңде,
hәм йөрәген аның - 7. чын батырлык белән рухландырды,
ул, ашкынып сугыш дәрте белән,
юнәлдерде батыр гаскәрләрен
Кыпчак Җире өстенә -г–
Рус Җире исеменә! - 8. – – –
- 9. – – –
- 10. – – –
- 11. – – –
- 12. – – –
- 13. – – –
- 14. И Боян!
Сандугачы борын заманның!
Бу сугышлар турында
син җырласаң әгәр,
мактау җырың белән уй тирәген кочып,
акылың белән болытларга очып,
ике заман өчен дә
дан таҗлары үреп,
тик Боянга хас юл белән
тигез кырдан сикереп тауларга, – - 15. шулай башлар идең син Игорьга,
Олег улының улына җырны: - 16. «Давыл китермәде лачыннарны
киң далалар аша,–
Галич явы томылып чаба
Олы Донга таба!..» - 17. Я булмаса болай җырлар идең,
акылга бай, оста Боян,
Велес улының улы: - 18. «Атлар кешни Сула аръягында,
дан яңгырый Киев каласында,
быргы уйный Новеградта,
яулар тора Путивльдә!..»
Көтә Игорь
яраткан туганы Всеволодны. - 19. Куәтле тур Всеволод,
[килеп җитеп] әйтә аңар: - 20. «Бердәнбер туганым,
бер генә син минем яктыдан яктым –
бер син генә, Игорь!
Икебез дә без –
Святослав уллары бит! - 21. Иярлә син, туган,
йөгрек атларыңны үзеңнең, – - 22. ә минем атлар инде,
иярләнеп, әзер торалар
Курск янында – алгы сафларда! - 23. Минем бит Курск егетләрем –
атаклы баhадирлар! –
Быргы тавышы астында
биләүсәгә биләнгән,
тимер шлем. Астында
иркәләп тирбәтелгән,
үткер сөңге очыннан
тукланып’ үскән алар! - 24. Юл билгеле аларга,
текә ярлар таныш аларга,
жәяләре киерелгән,
уксавытлар ачылган,
кылычлары кайралган! - 25. hәм йомылып алар чабалар
кырлардагы соры бүре күк, –
үзләренә шаннар табарга,
ә князьгә – даннар яуларга!..» - 26. … Шул чагында Игорь карады,
баш калкытып, якты кояшка –
hәм күрде ул: - 27. кояш тотылып;
караңгысы белән үзенең
каплаганын бөтен гаскәрне,
hәм яр салды2 Игорь
дружинасына үзенең:»Туганнарым!hәм сез, дружинам!Әсирлеккә төшүдән,яуда үлү яхшырак!Атланыйк без,
туганнар,
үзебезнең ярсу атларга
hәм күрик без Күксел Дон суын!»
Яндырды ла князь йөрәген
Олы Донны тату теләге,–
шуңа күрә шомлы билгене дә
бернигә дә санамады ул!
«Я сөңгемне
сындырырмын
Кыпчак далалары артында!
Я мин сезнең белән, рус уллары,
башкаемны шунда куярмын,
я эчәрбез бергәләп без
алтын шлем белән Дон суын!»
Сикреп менде шунда князь Игорь
алтын өзәнгесенә,
hәм чапты ул ялан-кырлар буйлап
. - 28. Ә тотылган кояш
аның юлын каплады,
яшенле төн,
аңар сукранып,
сыендырды җиргә кошларны!..
Купты кыргый киек тавышы,
котырынды дөю –
кычкыра ул агач башларыннан,
тыңларга куша - 29. Чит Җирләргә’ –
Идел буена,
Диңгез буена,
Сула буена,
Сурож ягына,
hәм Корсунь каласына,
hәм сиңа,–
Тимертархан хань - 30. Ә кыпчаклар [шул чакта],
юлсыз җирләр буйлап посынып,
чаптырдылар атларын
Олы Донга табан!
Чыйнап килә арбалары
төн уртасында, –
әйтерсен лә:
инрәп чыккан аккош тавышы!
… hәм Игорь шунда
гаскәрләрен әйди Донга!.. - 31. Инде ерткыч кошлар
комсызланып көтә
бәхетсезлек ана килүен!
Инде бүре яр астында көтә
орыш-сугыш булуын!
Сәмрәү кошлар,
кыткылдашып,
сөякләргә чакра киекне!
Төлкеләр дә чинашалар,
кызыл калканнарга карап. - 32. И, Рус Җире!
син калкулар артында
калып барасың инде! - 33. Төн әкертен караңгылана
- 34. Шәфәкъ нуры сүнеп бара.
Кара томан кырны каплаган. - 35. Сандугачлар җыры туктаган,
тик чәүкәләр аваз бирәләр… - 36. Үзләренә шан эзләүче,
ә Князьгә дан яулаучы - 37. Рус улары
кин мәйданны кызыл калкан белән
әйләндереп алганнар.
Иртәгесен – җомга көнне
таптадылар алар
шахшы кыпчак яуларын!
Уктай очып,
таралдылар киң кырларга
hәм киттеләр алып,
[ат өстенә салып]
матур кыпчак кызларын,
алар белән бергә – алтын, ефәк,
hәм кыйммәтле хәтфәләрен! - 38. Өртмәләр
hәм ябынчалар,
асыл туннар белән,
hәм hәртөрле парчалары белән
кыпчакларнын –
күпер түши башладылар саз җирләргә!..
Ә кызыл ту’ белән
гөмбәз башлы,
асыл ташлы
алтын таяк! - 39. Кызыл кыл чук2, көмеш сөнге –
батыр Святослав улына!.. - 40. йоклый кырда Олег токымыныңбатыр оясы –
еракларга килеп керде ул! - 41. Ул тумаган иде җәберләтер өчен
лачынга да, шункарга да,
hәм сина да,
кара козгын, –
шахшы кыпчак!.. - 42. … Гозак кача соры бүре кук,
Кончак’ ана юлны күрсәтә
Олы Донга табан. - 43. Ә икенче көнне,
иртән-иртүк,
кансу шәүлә таңнан хәбәр бирә, - 44. кара болытлар
диңгездән килә,–
йотарга тели алар
дүрт кояшкайны,
болытларда тетрәнә
зәңгәр яшеннәр, - 45. Бик зур күкрәү булачак!
Олы Доннан
ук яңгыры явачак! - 46. Шунда инде сөңгеләр сыначак!
Шунда инде кыпчак шлемында
кылычлар чыңлаячак, –
шул Кыялы3 буенда,
Олы Донның янында! - 47. И, Рус Җире,
таулар артында гына
түгел инде син!. - 48. Әллә жилләр,–
Стрибог токымнары –
батыр гаскәренә Игорьның
ук сибәме диңгез ярыннан?! - 49. Җир ынраша!
hәм болганып ага елгалар!
Әллә кара урман белән
капландымы дала?!.
Шул чагында гаскәр аваз салды: - 50. «Кыпчаклар килә!..»
hәм бөтен яктан –
Доннан да, диңгездән дә –
Рус гаскәрен сарып алдылар!.. - 51. Шайтан токымнары
шау-шу белән
кырга койма койдылар, - 52. ә гайрәтле рус улары
кызыл калкан белән уралдылар. - 53. Гайрәтле тур,
Всеволод,
син нәкъ сугыш уртасында,
дошманнарга уклар сибәсең,
шаңкытасың шлемнарын
булат кылычын белән!.. - 54. Ялтыратып алтын шлемыңны,
кайсы якка гына чапсаң да, Тур,
анда кала тәгәрәп
кыпчакларның шахшы башлары! - 55. Чыныктырган корыч кылычың белән
урталайга ярдың
авар шлемнарын
син, ярсу тур, Всеволод!.. - 56. Кадерле туганнар,
үз тормышын,
дәрәҗәсен
hәм Чернигов каласын,
атасының алтын тәхетен,
hәм үзенең сөйгән хатынын –
нурлы йөзле Глебовнасын,
анын сөю-иркәләүләрен
сугышларда оныткан кешегә –
нәрсә аңа – яралар?! - 57. Күптән узган Боян чорлары,
үтеп киткән Ярослав заманы,
шаулап үткән Олег сугышлары,
Олег Святослав улы яулары - 58. Шул Олег бит Инде
кылыч янап – дау тудырган,
hәм Рус Җире буйлап ук яудырган. - 59. Тимертархан каласында
сикреп менсә алтың өзәнгегә,
аның яңгыравын ерактан - 60. борынгы Ярославның улы –
бөек Всеволод ишеткән; - 61. ә Владимир
hәр иртәдә
колакларын томалаган Черниговта!
[Шул заманда] - 62. Олег өчен күтәрелгән
Борис Вячеслав2 улын да
мактанчыклык яуга китергән,
hәм Канина суы буенда
салган яшел кәфенгә
яшь, гайрәтле князь гәүдәсен… - 63. Шул ук Кыялынын буеннан
Святополк үзенең
үтерелгән бабасын,
салып мадъяр юргаларына,
алып кайткан тирбәтеп,
изге Софиягә – Киевкә! - 64. Ул чагында,
Олег Гориславич заманында,
бөлдергән hәм газап чиктергән
үзара барган талаш;
рус токымының малы кырылган,
кешеләрнең гомре киселгән
князьләрнең кара давында. - 65. Ул чагында
Рус Җире киңлегендә
игенчеләр аваз сирәк биргән,
тик козгыннар бик еш коңгылдашкан,
үлекләрне бүлеп үзара;
Һәм чәүкәләр гәпләшкәннәр үзләренчә
шул табышка очар алдыннан. - 66. Шулай булган ул сугышларда,
ул орышларда.
Ә моның кебек сугыш –
ишетелмәгән әле!
Таңнан алып кичкә хәтле,
кичтән алып танга хәтле
уттай кызган уклар очалар,
чыңгырата кылыч шлемнарны,
ялкыннарда чыныктырган
сөңгеләр дә шартлап сыналар - 67. таныш булмаган кырда,–
Кыпчак җире уртасында!
Тояк асларында яткан
кара җиргә сөяк чәчелде,
ул кан белән сугарылды,
афәт булып тишелде
Рус Җире өстенә! - 68. Таң алдында,
бик ерактан
нәрсә шаулый миңа?
нәрсә янрый мина? – - 69. Ул бит князь Игорь –
качкан гаскәрләрне бора!
кызгана ул чөнки
сөекле туганы Всеволодны!.. - 70. Сугыштылар алар» бер көн,
сугыштылар ике көн,–
ә өченче көнне, төш вакытында
кырылып бетте Игорь гаскәре! - 71. Аерылды шунда ике туган
шәп агымлы, тирән сулы
Кыялының ярында. - 72. Канлы шәраб шул чак җитми калды.
- 73. Бетерделәр шунда бу туйны
гайрәтле Рус уллары:
исерттеләр яучыларын да,
үзләре дә еглып калдылар
Рус Җире өчен! - 74. Кызганудан үлән бөгелде,
агачлар да моң белән
җиргә иелде! - 75. Инде, туганнар,
күңелсез еллар килде! ––
. Инде дала [Игорь] явын күмде!
Дажьбож токымнары арасында
күтәрелде дошманлык,
кыргый керде ыргылып
Боян Җиренә,
ул тантана белән
Дон ярында. - 76. Зәңгәр диңгез буйларында,
афәт канатлары җәеп ярсыды.
Узды күптән hәйбәт заманнар! - 77. Князьләрнең мәҗүсләргә каршы
көрәшләре инде йомшарды!
Чөнки туган туганына әйтә хәзер:
«Бу минеке,
бу да – минеке!»
Князьләр дә әйтә башладылар
кечкенәне – «менә бөек!» дип,
hәм үзләре алар тотындылар
кубарырга талаш үзара. - 78. Ә дошманнар
сугыш белән килде
бөтен яктан
Рус Җиренә!., - 79. hай, еракка кердең,
кошлар тибеп,
диңгезләргә кадәр – син, лачын! - 80. Тик Игорьның батыр гаскәрләрен
мөмкин түгел инде тергезү!.. - 81. [Игорьдан соң] ажгырынып,
Карнай белән Челәй [ханнар]
Рус Җирләре буйлап чаптылар,
ут мөгездән ялкын аттылар. - 82. Ә рус хатын-кызлары
җылаштылар такмаклап: - 83. «Инде сөйгән ярларны без –
уйласак – уйдан китмәс,
исәпләп – исәп бетмәс,
карыйк дисәк – күз җитмәс.
Инде алтын-көмешләр
бөтенләй чыңламаслар!..» - 84. Ыңгырашты шул чак, туганнар,
Киев – кайгыдан,
Ә Чернигов – баскыннан! - 85. Сагыш-хәсрәт канат жәйде
Рус җире өстенә.
Кара кайгы агыла ташкындай
Рус Җире үзәгендә! - 86. Ә князьләр hаман үзара
бер-беренә каршы даулашты, - 87. Рус Җиренә
мәжүс кыпчаклар,
hаман баскын ясап тордылар.
Йорт башыннан [берәр] ас тиресеясак алдылар!.. - 88. Ике батыр –
Святослав улы
Игорь белән Всеволод –
[кыпчакларны] тагын кузгатты.
Ә бит анда,
[Кыялы су буенда]
бер бастырган иде дошманнарны
бу батырлар атасы – Святослав, –
дәhшәтле князь,
бөек князь,
Киев князе. - 89. Ул куркыткан иде аларны
дәhшәт орып, күкрәп-яшенләп;
булат кылычы белән үзенең,
көчле явы белән үзенең
баскан иде Кыпчак Җирләрен,
таптап йөргән иде тауларын,
яланнарын, ярларын,
hәм болгаткан иде ул
елгаларын, күлләрен,
hәм киптергән иде ул
гөрләвеген, сазларын.
Ә Култыкдиңгездәге
тнахшы Көбәкне
кыпчакларның исәп-хисапсыз
тимердәй нык явы эченнән
куырып алган иде давыл күк!
hәм тончыкты ул Көбәк
шул Киев каласында,
Святославның гаскәр йортында!.
. - 90. Инде немецлар, чехлар,
Венецианнар, Греклар
дан җырлыйлар Святославка,
орышалар Игорьны:
«Мул дәүләтне батырды ул
шул Кыялы төбенә,
шомлы Кыпчак суына!
алтындый рус улларын
-әрәм итте ул анда! - 91. Игорь – князь шул яуда
төште алтын иярдән,
менде кол ияренә!» - 92. Кала диварлары боекты!
Күнеллелек-шатлык сүрелде! - 93. Ә Святослав
шомлы төш күрде
Киевтә, тау башында. - 94. «Бүген төнлә,
кичтән,–
диде ул, –
киендерделәр мине
кара япмалар белән
нарат кровать өстендә, - 95. hәм бирделәр миңа
зәңгәр шәраб,
буталган ул
кара ку белән; - 96. hәм сиптеләр минем күкрәккә
мәҗүсләрнең ук савытыннан
эре энҗе бөртеге,
юмалау өчен, имеш! - 97. Ә шул ара, карасам –
алтын башлы йортымның
түбәсе дә инде князьсез. - 98. Кичтән башлап бөтен төн буе
коңгылдашты кара козгыннар. - 99. Ә Плеснески янындагыелга буеннан
үтә иде үлек чаналары,–
сөйри иде атлар аларны
Зәңгәр диңгезгә табан». - 100. Җавап бирделәр шунда
боярлар карт князьгә: - 101. «Әйе, князь,
күңелләрне кайгы ураган! –
Ике лачын очып төште бит
_атасының алтын тәхтеннән –
Тимертархан каласын
эзләп барганда, - 102. я Дон суын алтын шлем белән
без эчәрбез дигәндә!
Ә хәзер лачыннарның
кыпчак кылычы белән
канатлары киселгән,
hәм үзләре тышаулэнган
тимер тышаулар белән!»
Шул Кыялы суы буенда
төн каплады якты җир өстен;
дөм-караңгы булды өченче көн –
ике кояш бергә тотылды;
Ялкын чәчкән ике чаткы,
икесе дә инде сүнделәр, - 103. ә алар белән бергә
яна туган ике ай –
Олег белән Святослав та –
караңгыга уралды,
hәм диңгезгә баттылар
юлбарыс оясыдай; - 104. hәм ханнарга юл ачтылар
котырынып чабарга! - 105. Рус җире буенча
таралдылар кыпчаклар! - 106. Инде җиңде
Яман – Яхшыны,
инде екты - 107. Коллык – Ирекне –
- 108. инде басып.керде кыргый
Рус Җире өстенә. - 109. Инде матур Гот кызлар
җырладылар җырлар
зәңгәр диңгез ярында,
рус алтыннарын чыңлатып! –
Алар җырлый Буе заманнарын,
алар мактый
Шаруханның5 үчен алуны. - 110. Ә безгә, дружина, сезнең белән,
тик көтәргә кала шатлыкны!.. - 111. Шул чагында бөек Святослав
түкте алтын сүзләрен
күз яшьләре белән аралап.
hәм әйтте ул: - 112. «Әй, улларым минем!
Игорь белән Всеволод!
Иртә башладыгыз сез
Кыпчак Җиренә
кылыч белән яуга баруны,
узегезгә даннар табуны!
Мактаулы эш булмады ла –
җиңсәгез дә [башта] аларныг
файдасызга түктегез сез
мәҗүсләрнен каннарын!.. - 113. Шул булдымы даныгыз
минем көмеш чалыма?! - 114. Хәтта үземнең туганым
Ярославны да күрмим,
ул бай, юкса, көчле властьлы,
күп-күп гаскәрле –
аның Чернигов яулары
күпне күргән, куәтле,
аның татраннары бар, - 115. Алыбирләре дә бар,
hәм – җылаучы – торчаклары бар, –
сугышларда алар калкансыз,
тик кунычта пычаклары бар,
нәгърә орып яуны җинәләр,
бабалары данын яңратып! - 116. Сезнең батыр йөрәкләрегез
сугарылган каты ялкында,
hәм чыныккан гайрәт утында.
сез бит әйттегез:
«Үзебездә җитә кыюлык! –
hәм булачак данны без
үзебез яулап алырбыз,
булганын да без данның
бүлешербез үзебез!» - 117. Соң [бик] гаҗәп булыр идеме,
картайган ир яшәрсә?! - 118. Лачын үсеп, төсен үзгәрткәч,
бик биектән тибә кошларны,
җәберләтми
үзенең оясын! - 119. Ләкин бәла менә нәрсәдә:
булышмыйлар мина князьләр? - 120. Шулай хәзер өлкән аксакаллык
кирәксезгә инде әйләнде!» – - 121. Ул бит Римовта зар салалар
Кыпчак кылычлары астында,
[князь] Владимир – яралы! – - 122. Газап-хәсрәт – Глеб улына!
- 123. Олы князь Всеволод!
Аталарның алтын тәхтен саклар өчен
уйламыйсың да син
ераклардан тизрәк килергә – - 124. ә бит Идел суын син
гаскәреңнең ишкәкләре белән
бетерә алыр идең чәчрәтеп.
шлемнары белән – Донны сосып! - 125. Әгәр килсәң иде син –
Кол кызларның,
Әсир.ирләрнең
булыр иде хакы бик арзан. - 126. Чөнки син бит сибә аласын
коры җиргә тере укларың –
батыр Глеб улларын М - 127. Син, куәтле Рюрик!
hәм син, Давыд!
Сезнең алтын шлемнарыгыз
йөзмәдеме каннар эчендә?! - 128. Сезнең батыр дружинагыз,
чит-ят булган кырлар өстендә
яралангач булат кылычлардан,
турлар кебек үкермәдеме?!
[Шулай булгач], - 129. менегез сез, патшаларым,
алтын өзәнгегә,
алыгыз үч
хәзерге көн җәберләре өчен,
яралары өчен Игорьның –
гаяр «Святослав улының! - 130. Сигезакыл ЯрославГалицкий!
Биек утырасың син
алтыннардан койган тәхтеңдә! –
Тимердәй нык полкларын белән
син терәттең Карпат тауларын,
юлын кистең [мадъяр] короленең,
ябып куйдың Дунай капкасын,
властең киткән болыт артынача,
Дунайгача йөри хөкемең! - 131. Дәhшәтләрең синен
күп җирләргә җитә:
Киев капкаларын ачасың!
Алтын тәхетеннән торыпатасын син
диңгез арты солтаннарын да! – - 132. атып сал син, патшам,Кончакны,
шул шахшы кол-өрәкне! –
Рус Җире өчен,
яралары өчен Игорьның,
гаяр Святослав улының! - 133. Ә син, ярсу Роман,син, Мстислав!
Кыю фикерсезнең йөрәкләрне
сугышларга омтылдыра! - 134. Биекләрдә, Роман, очасың син,
яу кырына батыр керәсең, –
әйтерсең лә,
кош тибәргә тели шашкын лачын,
канатларын җилдә киң җәеп!
Чөнки сезнең тимер егетләрнең
башларында Латин шлемы.
Аларлан бит гөрләп торды җирләр,
hәм күп илләр – - 135. Хиновлар’,
Литвалар,
Ятвяглар,
Деремелалар,
Кыпчаклар.
Сөңгеләрен алар сындырдылар,
башларын да түбән иделәр
каралугта чыныктырган2
сезнең кылыч асларында! - 136. Ләкин инде, князьләр,
кояш нуры сүнде Игорьга!
Тирәкләр дә ямансылап
яфракларын койдылар – - 137. ә Игорьнын батыр гаскәрләрен
мөмкин түгел инде тергезү.. - 138. Дон, бит, князьләр,
аваз сала сезгә, –
князьләрне яуга чакыра! - 139. Олег токымнары –
кыю князьләр, –
тиз өлгерә алар сугышка!.. - 140. Ингварь hәм Всеволод,
hәм Мстислав токымнары өчегез дә!
Начар түгел шикелле
алты канатлының оясы!–
[Ләкин сез бит], - 141. файдаланып Игорь юклыгыннан,
үзегезгә волостьлар басып
алдыгыз түгелме соң?! – - 142. Яралары өчен Игорьның,
гаяр Святослав улының!
Инде Сула суы да
акмый көмеш агым белән
Переяславль каласына табан
.Двина да
шахшыларның аяк астында
саз су булып ага Инде
элек көчле булган
Полоцкига табан. - 143. Рось hәм Сула буйларында
бүлештегез түгелме соң
калалар?!
Шуның өченмени сезнең алтын галём
hәм Поляктан килгән сөнге, калканнар?!
Сез бикләгез кыпчакларның юлын
үзегезнең үткер уклар белән –
Рус Җире өчен, - 144. Тик Василько улы
бер Изяслав кына,
үткер кылычы белән үзенең
шыңгыратып алды [бераз]
шлемнарын Литва явының,
ләкин Всеслав бабасының
данын гына җуйды ул!
Ә үзе Инде
Кызыл калкан астында
канлы чирәм өстендә
үтте Литва кылычларыннан, –
каберен тапты шунда яшь князь! - 145. hәм җырлады Боян
- 146. «Князь!синең дружинаңны
кошлар канат белән каплады,
Ә киекләр – канын ялады!» - 147. Булмады шул анда
туган [агаң] Брячислав та,
икенчесе -г- Всеслав та:
тик бер үзен җуйдың син
энҗе бөртегедәй җаныңны
алтын муенсаң аркылы
батыр тәнеңнән!.. . - 148. Тавышлар боектылар!
Күңеллелек сүрелде –
hәм .быргылар сыкрый Гроднода,
үлгән князь өчен кайгырып!.. - 149. Яроолав!
hәм сез – барлык оныклары Всеславнын!
Инде сезгә үзегезнең әләмнәрне
кирәк түбән төшерергә,
ә хурлыкка төшкән кылычыгыз белән –;
кирәк булыр җир казырга! - 150. Чөнки читкә кагылдыгыз
сез даныннан бабагызның! - 151. Сез ул –
үзегезнең башбаштаклык белән
китерә башладыгыз мәҗүсләрнеРус Җиренә, - 152. Всеславнын ватанына;
Сезнең талаш аркасында бит –
бу җәберләр
Кыпчак Җиреннән! - 153. Шул ук Боян заманасында
чөйгән Всеслав шобага
узе яраткан кызга’.
hәм [сихерле] хәйлә корып ул,
килеп кергән Киев каласына,
hәм кагылган сөңге белән
аның алтын тәхтенә! - 154. Ләкин аннан чыгып качкан улусал киек шикелле
- 155. Ярты төндә – Белаградтан ул
уралган да коктыр болытка, –
иртән-иртүк айбалтасын орган – - 156. hәм җимергән Новгородның капкаларын,
еккан Ярославның данын! - 157. Бүре булып сикергән улДудуткидан Немигага
Ә Немига буйларында:
көлтә итеп башлар җәяләр!
hәм сугалар корыч чабагач белән!
Ә ындырга – хәят салалар!
Җилгәрәләр – җанны тәннәрдән. - 158. Немиганың канлы ярларындаул чагында
иген чәчелмәгән –
ә рус улларының
сөякләре чәчелгән! - 159. Всеслав–князь
хөкем дә кылган,
князьләргә калалар да бүлешкән –
ә үзе ул төннәрдә
бүре кебек йөргән искәнен: - 160. Ул Киевтән,
әтәч кычкырганчы,
барып җиткән Тимертарханга!
Бүре булып кисеп чыккан ул
бөек Хорсның юлын!
Анар иртүк Полоцкида,
изге София чиркәвендә.
иртәнге чаң какканнар,–
ө ул анын яңгыравын
Киевтә дә ишеткән! - 161. Тылсымлы җан булган аңарда,–
керә белгән башка төскә дә!
Ләкин яуДа унышсызлыктан
үзе бик куп интеккән! - 162. Оста Боян аның турында
электән үк әле
акыллы җыр әйтеп калдырган: - 163. «Хәйләкәр дә,
өлгер-кыю да,
hәм кошлардан җитез кеше дә –
алла хөкеменнән узалмас!» - 164. И, Рус Җире!
Ыңрашырга калды инде сиңа
искә алып борын заманны
hәм борынгы князьләреңне! - 165. Ул чактагы карт Владимирны
калдырып та булмаган шул
Киев таулапына терәтеп!
hай үкенеч! – - 166. Бу көндә бит анын полклары:
кайсылары – Рюрикныкы,
кайсылары – Давылныкылар!
Һәм аларнын кылчуклары Инде
бер-беренә каршы җилферди, - 167. гаскәрләре аерым җырлыйлар!..
- 168. Дунай буена китә түгелме
Ярославна тавышы тибрәнеп?
Билгесез бер кәкүк шикелле
зар сала ул таңда монаеп: - 169. «Очыйм да мин,
кәкүк булып,
Дунай буйлап, - 170. чылатыйм мин кондыз җинемне.
- 171. Сөртим Кыялы су буенда мин
әрнеп җәфа чиккән тәнендәге
канлы яраларын князьнең!» - 172. Ярославна җылый таңда сыкранып,
Путивльненкремле башнясында: - 173. «И, Җил кәем-Җил кәем!
нигә, патшам,
шыксыз исәсең? - 174. Ник үзеннен талмас канатларыңда
яудырасын кыпчак укларын
минем сөйгән ирем явына?! - 175. Ә соң җитмимени синең анда,
болыт асларында исүен,
зәңгәр дингез өсләрендә
корабларны тирбәлдерүең?! - 176. Ни өчен син,патшам,
минем шатлык hәм бәхтемне
кылганлы кыр буйлап очырдык?!» - 177. Ярославна җылый таңда сыкранып,
Путивльненкремле башнясында: - 178. «И, данлыклы Днепро!
Син таш таулар аркылы даүтеп чыктың
Кыпчак Җирләрен, - 179. Син. тирбәтеп үз өстендә,
Святослав көймәләрен илттең
Көбәк ханга каршы сугышка,– - 180. кайтар, патшам,
тирбәлдереп син,
ярымны да минем яныма!
Мин җибәрмәс идем күз яшемне
таңда ана,
дингез ягына!..» - 181. Ярославна җылый таңда сыкранып,
Путивльнвңкремльдәге башнясында: - 182. «Якты,
нурлы кояшкай!
Син hәркемгә жылы hәм матур! - 183. Нишләп соң син,
патшам минем,
чиксез каты эссең юнәлттең
гаскәренә каршы иремнең?!
Сусыз: далаларда сусатып,
корыштырдың җәя бауларын,
hәм аларның ук савытларын
авыр газап белән капладың!..» - 184. Төн уртасы, диңгез ашкына!
Караңгылык агыла болыттай, –
[ахры] шулай Алла
юл күрсәтә князь Игорьга
Кыпчак Җиреннән –
Рус Җиренә,
атасының алтын тәхтенә!.. - 185. Сүнгән инде шәфәкъ яктысы.
Игорь йоклый – Игорь уяу ул,
Игорь үлчи күңеленнән кырларны: - 186. Олы Доңнан алып –
Кече Донецкача.
Төн уртасы җиткәч,Атларга
аргы яктан Лаур сызгырды, – - 187. hәм князьгә куша аңларга:
«Князь Игорьга – вакыт!»
Шулай дәште анар,
җиргә сукты…
шаулап китте үләннәр…
Кыпчакларның тирмәләреннәнераклаштылар алар – - 188. hәм томылды князь Игорь
камышлыкка табан – ас глттьгп,
ак чумгалак’ булып – суларга!.. - 189. Ташланды ул йөгрек атка,
ә сикерде аннан
бүре күк, - 190. hәм чапты ул Донец буена, –
лачын булып очты болытка,
тибеп алды казны, аккошны
иртәнге ашка,
көндезге ашка,
hәм кичке ашка!.. - 191. Әгәр Игорь лачын булып очса,–
Лаур чапты бүре шикелле,
салкын чыкта эзләр калдырып!
Чөнки алар хәлдән тайдырдылар
үзләренең ярсу атларын! - 192. Әйтте Донец (шул чагында):
- 193. «Йа, Игорь-князь!
Күп мактау hәм зурлык сиңа,
ә Кончакка – хурлык, үкенеч,
Рус Жиренә – шатлык-куаныч!» - 194. Игорь җавап бирде:
- 195. «Дончам син минем!
Сина да бит мактау аз түгел:
син тирбәттен князьне дулкыныңда,
жәйден яшел түшәгең
көмеш ярың буенда,
яптың Князь өстенә
җылы томаннарыңны
яшел агач астында;
hәм сакладың син аны – - 196. чумгалак итеп- суда,
үрләк итеп – дулкында,
анчарлык итеп – җилдә». - 197. «Андый түгел, –
диләр, –
Стугна елгасы:
яман агымы белән ул
ашап чит тармакларны,
hәм йотып көймәләрне,
hәлак иткән егетне дә
упкынында үзенен: - 198. Йоткан ул яшь князь
Ростиславны!..
… Днепрның моңсу ярларында
Ростиславның елый әнкәсе
үзенен яшь улын юксынып… - 199. Ул кайгыдан гөлләр карайган!
Агач башы жиргә сыгылып,
сагыш белән, моңайган)..» - 200. Бу шау-шуны кубаручы
саесканнар булмаганнар, ––
Гозак белән Кончак килә
Игорь эзләреннән шулай! - 201. Анда козгын коңгылдамый,
чәүкзләр дә тынып калган,
саесканнар ду купмыйлар, –
тик еланнар шуышалар!.. - 202. QТукыраннар, тук-тук итеп,
[Игорьга] юл күрсәтәләр
елга буйларына табан!
Сандугачлар
шат жыр белән
хәбәр бирә якты таңнан!.. - 203. Шунда Гозак әйтә Кончакка:
- 204. «Әгәр лачын оча икән оясына ут-атып ташлыйк аның баласын
үзебезнең алтын ук белән!» - 205. Җавап бирде Кончак Гозакка:
- 206. «Әгәр лачын оча икән оясына –
тышаулыйк без аның баласын
матур,кыз белән!» - 207. Гозак әйтте тагын Кончакка:
- 208. «Әгәр аны матур кыз белән
тышауласак без монда,–
безгә булмас бала лачын да,
безгә булмас матур кызкай да!
hәм кошлар да безне чукый башла
шушы Кыпчак далаларында!» - 209. Әйткән Боян –
борынгының оста җырчысы,
Ярославның hәм Олегның,
князьләрнең яратканы,– - 210. Нәкъ Игорьның
яу юлына әйткән кебек:
«Башка да авыр –
Җилкәсез калса,
тәнгә дә яман –
баштан айрылса!»
Ә Рус Җиренә – Игорьсыз калса! - 211. …Кояш балкый күкләрдә,
ә князь Игорь – Рус Җирендә! - 212. Кызлар жырлый Дунай буенда –
тавышлары янрый аларның
диңгез аша җитеп Киевкә! - 213. Игорь бара Боричёв буйлап –
изге Мәрьямана Пирогощаяга. - 214. Илләр шатлана!
Калалар куана!.. - 215. Җыр җырладык карт князьләргә,
ә соңыннан жырларбыз –
яшь князьләргә! - 216. Игорь Святослав улына дан булсын!
Куәтле тур’Всеволодка дан булсын!
Владимир Игорь улына дан булсын! - 217. Исән-аман яшәгез,
князьләр,
hәм дружиналар, - 218. җиңә-җинә дошман яуларны
Рус Җире өчен!..
Ссылка
Если вы используете корпус в научной работе, пожалуйста, сошлитесь на эту публикацию:
Орехов Б. В. Параллельный корпус переводов «Слова о полку Игореве»: итоги и перспективы // Национальный корпус русского языка: 2006—2008. Новые результаты и перспективы. — СПб.: Нестор-История, 2009. — С. 462—473.